Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ел башыннан 3 мең 500 балага бердәм пособие билгеләнгән

2024 ел башыннан Татарстан Социаль фонд бүлеге Лениногорскида 3531 балага бердәм пособие билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә.  Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә. 

Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга  тиеш.

Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан  бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни кеше бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.

Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин.

Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы   12 741,00 сум тәшкил итә.

фото: Татар-информ

«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - ди Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев