Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида елгага пычранган агынты суларны агызганнар

Лениногорск районында Камышлы елгасына тиешенчә чистартылмаган агынты сулар агызганнар.

Зыян суммасы исәпләгәгшч, ул 6,2 миллион сум тәшкил иткән. Бу хакта республиканың Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Су пробалары өч ноктада: «Водоканал»  чистарту корылмаларыннан агып чыккан сулардан югарырак, агып төшкән урында һәм агым уңаеннан 500 метр түбәнрәк алынган.

Кайбер күрсәткечләр буенча (аммоний-ион, фосфат-ион, БПК₅, марганец, тимер, нитрит-ион, бакыр) рөхсәт ителгән нормаларның артуы теркәлгән. Иң зур арту аммоний-ион (23,4 тапкырга) һәм фосфат-ион (19,4 тапкырга) буенча теркәлгән.

Лениногорск «Водоканалы»ннан зыянны каплауны һәм чистарту корылмаларының эшен камилләштерүне таләп итәчәкләр.

 

Чыганак: Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев