Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үтәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе үтәчәк

Анда 12 дән артык предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре чакырылачак.

Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә  эш урыннары ярминкәсе узачак.

Адресы: Гагарин урамы, 51нче йорт, 2нче кат, мәгълүмат залы. Ярминкә 21 октябрьдә була.

Вакансияләр ярминкәләре эшсезлекнең кимүенә ярдәм итә, эш бирүчеләрне халыкны эш белән тәэмин итү Үзәкләре белән даими хезмәттәшлеккә юнәлтә, ә эш эзләүчеләргә эш бирүчеләр белән турыдан-туры аралашу аша эш табарга мөмкинлек бирә.

 

 


Нет комментариев