Лениногорскида фонтанга балерина скульптуралары үз урынына кайтты
«Балерина» фонтаны - шәһәрнең ямьле урыны.
Лениногорскида озак еллар шәһәр фонтанын ямьләп торган балерина скульптуралары янәдән үз урыннарына кайтты.
Исегезгә төшерәбез, моннан бер ел элек әлеге скульптураларга вандаллар тарафыннан зарар килде һәм алар ремонтка озатылды.
Скульптура бик нык янтайган иде, якынрак карасаң, балеринаның аягындагы металлы бөгелгәне күренеп тора иде. Халык мондый зыян көчле басым аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип фаразлады. Бәлки, кемдер скульптурага менгән булгандыр һәм авыр масса астында скульптураның аягы бөгелгәндер.
Хәзер халык яраткан истәлекле урынга – Ленин проспекты паркындагы фонтанга балериналар «кайтты», алар анда узган гасырның 60 нчы елларыннан бит, ягъни 60 елга якын торалар.
фото: https://leninogorsk-rt.ru



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев