Лениногорскида “Фронт бригадасы” шәһәрдә яшәүче ветераннар янында булды
Бүген шәһәр урамнары буйлап котлаулар белән “Фронт бригадасы” үтте.
Мәдәният сарае үзешчәннәре һәм шәһәр солистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яшәгән ишегалларында сугыш турында яраткан җырларын башкардылар.
Фронт бригадасы 8 ветеран янында булды. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы яраткан җырлар башкарылды һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган открыткалар бүләк ителде. Олы буын котлауларны зур рәхмәт белән кабул иттеләр, җырладылар, кайберләре хәтта биеделәр дә!
Ел ел саен фронт бригадасына автомашиналар бирүдә Лениногорскиның Чик сакчылары берлеге ярдәм итә. Өченче ел рәттән акциягә әфганчылар берлеге һәм Лениногорскиның “Боевое братство” кушыла. Фронт бригадасы колоннасына ретро машиналар белән ярдәм итүче - шәхси эшмәкәр Юрий Илюхин иде.
Мондый котлаулар Лениногорскида инде алтынчы мәртәбә уза.
Фотолар: Мәдәният идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев