Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Г.Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чара үтте (+фотолар)

26 апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн безнең өчен Шигърият бәйрәме.

Бу көннәрдә татар дөньясы Тукай рухы белән яши. Шәһәр һәм авыллардагы китапханәләрдә Тукайга багышланган чаралар, акцияләр уза.

Бүген Мәдәният сараеның икенче катындагы фойесына шагыйрьләр- шагыйрәләр, мәктәп укучылары, укытучылар, шигърият яратучылар җыелды. Яңгыр булу сәбәпле, чараны бина эчендә уздырырга булганнар.

Чарага килүчеләрне Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова котлады. Ул бөек шагыйребез Г.Тукайның кыска гына гомере эчендә барлык катлау укучыларга да күп итеп шигырьләр язып калдыруын билгеләп үтте.

Чара барышында “Моңлы Тукай теле” муниципаль конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр һәм аларның чыгышлары тыңланды. Әлеге конкурсны Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә уздырды. Җиңүчеләргә Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне бәйрәм чарасында тапшырдылар. Җиңүчеләр исемлеген сайтыбызга язган идек. Кереп укый аласыз.

Иске Иштирәк мәктәбенең укучысы Рузилә Мортазина әйтүенчә, алар Тукай шигырьләре белән татар әдәбияты дәресләрендә танышалар. «Шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштергәнебез дә булды. Мәсәлән, «Су анасы». Без аны балалар бакчасында да күрсәттек», – ди. Рузилә – «Моңлы Тукай теле» конкурсы җиңүчесе, Тукай шигырьләрен сөйләү номинациясендә беренче урында. Әле күптән түгел генә «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе булган иде. Шулай ук аның бертуганы – Рәзинә дә «Моңлы Тукай теле» конкурсында җиңү яулады.

Конкурста "Габдулла Туканың шигырьләрен сөйләүчеләр" номинациясендә 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында, "Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре" шигыре белән Куакбаш авылыннан Сальманова Рәхимә апа,  шул ук номинациядә "Шүрәле" шигыре белән Ялаева Тәскирә апа – икесе дә беренче урынга лаек булганнар.  

«Г. Тукайга багышлап үзе язган шигырь» номинациясендә 25 яшьтән өлкәнрәкләр арасында икенче урында якташыбыз, Урмышлыда туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Мөхлисә Фәрзетдинова – Кәримова. 

“Тукайга багышлап үззем язган шигырем бар иде. Мин шигырь белән конкурста катнаштым. Һәм икенче урынга лаек булганмын. Мин бик шат”, - ди ул.  

Мәдәни-шигъри чара барышында  Тукай әкиятләреннән өзекләр дә тәкъдим иттеләр.

Соңыннан Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев