Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида һәйкәл буларак куелган танкта балалар янгын чыгара яздылар

Уеннан-уймак.

Лениногорскида Җиңүнең 50 еллыгы проспектында һәйкәл буларак куелган  Т-72 танкында балалар янгын чыгара язды.

Ата-аналарның берсе балалар утырган танктан килгән төтенне күреп ала. Тиз арада  балаларны танктан төшергәннән соң, аларның берсенең эчке якка яна торган чүп-чар ташлаганы ачыкланган.

- Шаһитлар Лениногорскида Җиңүнең 50 еллыгы проспекты буенча 25 нче йорт каршында урнаштырылган Т-72 танкы янында төтенне күреп алалар. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәч, янгын билгеләре табылмады, чакыру ялган булып чыккан,
— дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Андрей Родыгин.

Ашыгыч хезмәтләр килгәндә, ачык ут билгеләре булмаган инде. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән.

 

Чыганак: телеграм-канал Новости Лениногорска и Республики.

 

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев