Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида һәм Урдалы авылында Нәүрүз бәйрәме узачак

Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.

Лениногорск Мәдәният сараенда 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме узачак. 

Мәдәният сарае артистлары, вокаль һәм бию ансамбльләре, милли диаспоралар чыгышы булачак.

Башлана 11.00 сәгатьтә.

Шул көнне, ягъни 21 мартта Урдалы  авылы мәдәният йорты каршында язны каршы алу чарасы – Нәүрүз үтәчәк. Бу хакта Урдалы мәдәният йорты социаль челтәрдә хәбәр итә.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

Җыр-биюләр, төрле спорт уеннары, милли уеннар булачак. Кайнап торган самавырдан тәмле коймак белән чәй эчү дә оештырыла.

Иң күңеллесе – кулинар баттл узачак.  Уңганнарны үзләренең осталыкларын күрсәтергә чакырып калалар.  Бәйрәмгә килүчеләр ризыкларны татып карый алачак.

Башлана 10.00 сәгатьтә.

Урдалы авылы Карагайлыларны, башка тирә-як авылларны, кунакларны күңелле бәйрәмгә чакырып кала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев