Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Яңа ел белән, ветеран» бөтенроссия акциясе кысаларында ветераннарны котладылар

Котлаулар һәм бүләкләргә лаек булдылар.

Лениногорск районында "Яңа ел белән, ветеран" бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов ветераннар янында булдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Акция кысаларында,  Александра Макаровна янына бардылар. Александра Рутковскаяга декабрьдә 99 яшь булды. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны, районыбызның Воздвиженка авылында туган. 19 яшеннән немецлар җимергән тимерьюлларны торгызырга китә. Рәгать Хөсәенов аның хәлләрен сорашты, сәламәтлек теләде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветеран Габдрахман Зиятдинович Биктаһиров янында булды. Ул - 1927 елгы. 1944 елда армиягә чакырыла. Бөек Ватан сугышында һәм Япония белән сугышта катнаша. Лениногорскида СУМРда эшли. Пенсиягә УТТ-1 «Лениногорскнефть» идарәсеннән китә.

Ветеран Чатуров Андрей Дмитриевичны район Советы аппараты җитәкчесе Руслан Мингазов котлады. Андрей Дмитриевич 1927 елда Мордва Кармалкада туган. фронтка 17 яшеннән китә. Ул Җиңүнең шаһите була һәм Ерак Көнчыгыш сугышында катнаша.

Керкәледән Исмәгыйль Сафуановка 97 яшь тулды. Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип авылдан чыгып киткән Исмәгыйль Сафуановка җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу. 1950 елда гына туган ягына кайту насыйп була. Ветеранны Керкәле авыл башлыгы Ленар Бигманов котлады. Исәнлек теләп, бүләк тапшырды.

  • "Яңа ел белән, ветеран" акциясе «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән бөтен ил буенча уза. Депутатлар, волонтерлар сугыш ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшыралар. Безнең ветераннарга бүләкләрне «Бердәм Россия» партиясе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев бирде.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2266645.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев