Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа гыйбадәтханә төзеләчәк

Лениногорскида яңа төзеләчәк храмга таш салу тантанасы булды.

Шәһәрдә Шашин һәм Заварыкин урамнары чаты киселешендә «Скоропослушница» Изге Ана иконасы хөрмәтенә православие гыйбадәтханәсе  төзеләчәк. 9 гыйнвар көнне булачак храм урынына таш салу чарасы үтте.

Руханилар әйтүенчә, әлеге вакыйга Аллаһ ярдәме һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов теләктәшлеге белән насыйп булган. Алар җитәкчелеккә шәһәр уртасында храм төзелеше өчен җир бүлеп бирүне сорап, мөрәҗәгать иткән булганнар. Әлеге изге эштә чиркәүгә йөрүчеләр, шулай ук хәйриячеләр катнашыр дип көтелә.

“Быел җәй төзүчеләр гыйбадәтханәнең цоколь һәм стенасын төзерләр. Алдагы 2-3 елда бина изгеләндереләчәк. Аллаһ шушы эшне башкарып чыгарга ярдәм итсен”, - ди епископ Мефодий.

Гыйбадәтханә 200ләп кешене сыйдыра алачак. Таш салу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Әлмәт, Бөгелмә епискобы Мефодий, Свято-Троицк храмы протоиерее Иоанн Антипов катнашты.

Аңа кадәр Лениногорскиның Свято-Троицк храмында литургия үтте. Монда ил-көнгә тынычлык сорап, догалар укыдылар.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев