Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа спорт юнәлеше барлыкка килде

2023 елның көзе Лениногорск һәм Бөгелмә тарихында велоспорт секциясе барлыкка килү чоры белән истә калыр.

«Татнефть» җитәкчелеге, муниципаль район администрацияләре һәм спорт мәктәпләре дирекциясе – Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбе һәм Лениногорскның 1нче балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе уртак эше ярдәмендә «ТатнефтьВело» командасы филиалларында дәресләр башланды.

 «ТатнефтьВело» юнәлешенә нигез 2014 елда Карабашта секция ачылу белән салынды. Аны профессиональ спортчылар – ирле-хатынлы Татьяна һәм Александр Паниннар оештырды. Кыска вакыт эчендә малайлар һәм кызларны велосипед спорты белән кызыксындыра алдылар.

Ун елдан соң “ТатнефтьВело” логотибы Россиядә таныла. Яшь спортчылар иң дәрәҗәле ярышларның алтын медальләрен яулыйлар. Клубта шөгыльләнүчеләр велоспорт буенча Татарстан җыелма командасының төп өлешен тәшкил итә һәм илнең танылган командалары узышчылары белән ярышалар.

Нефть төбәге шәһәрләрендә секция ачу турында тренерлар күптәннән хыялланганнар һәм максатларын тормышка ашыруга ышанганнар. Бөгелмәдә велосипед спорты белән шөгыльәнү өчен база булып «Энергетик» стадионы тора. Монда  дәресләрне яшь тренер Константин Асабин үткәрә.

Лениногорскида веломәктәп балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ябык манежы территориясендә урнашкан. Дәресләр үткәрер өчен барлык кирәкле әйберләр: тренажерлар, велосипедлар һәм иң мөһиме манеж бар, елның теләсә кайсы вакытында велотрек буларак кулланырга мөмкин.

Биредә балалар белән югары квалификация категорияле тренер Евгения Асабина шөгыльләнә. Велосипед спортында ул күптәннән. “Минем әни – профессиональ велоузышчы, велосипедта дөнья чемпионы, ә әтием - велосипед механигы, шуңа күрә мин велосипед белән әни карынында ук танышканмын. Балачактан ук велосипедның нәрсәдән торганын, аны ничек ремонтларга һәм җиңү өчен бик күп күнегүләр ясарга кирәклеген белә идем. Мин һәрвакыт барлык күнегүләрне балалар белән бергә башкарырга, алар белән велосипедта йөрергә тырышам”, - ди ул.


“Мин “ТатнефтьВело” да сентябрьдән бирле шөгыльләнәм. Үзем өчен яңа, кызыклы әйберләр ачарга яратам. Велосипедта йөрергә яратам. Озак итеп һәм тырышып өйрәнермен. Мин 18 җиңү яуларга телим, чөнки бу минем яраткан саным”, - дип белдерә Лениногорск секциясендә шөгыльләнүче Глеб Борисов.


“Велосипед секциясенә чакыру турында игъланны күргәч, бу физик сәламәтлекне саклау һәм велосипедта йөрү өчен бик яхшы юл дип уйладым. Миңа бик ошый. Чын профессионал булырга хыялланам”,  - ди сыйныфташы Самат Кәримов.
 


 Бүген Карабашта, Бөгелмәдә һәм Лениногорскида 80нән артык бала шөгыльләнә. Һичшиксез, алар арасында булачак чемпионнар бар.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 10 ноябрь санында укый аласыз

 Сергей Трусов фотолары

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев