Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты” ачылды

Шәһәребездә “Исток-Башлангыч” үзәге базасында “Яңа туган балалар өчен беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты” ачылды.

Прокат пункты балаларны карау һәм тәрбияләү өчен беренче кирәкле предметлар белән вакытлыча тәэмин итү максатларында булдырылган. Әлеге социаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Прокатка траснформер-коляска, балалар караваты, ходунки, кышкы чана-коляска, биләү (пеленальный) өстәле, ашату өчен урындык бирелә. 

 Аннары ата-аналар әйберләрне яхшы хәлдә кире кайтарырга тиеш булачак.

Әлеге әйберләрне алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала:
- һөнәри белем бирү оешмаларының яисә югары белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә укучы һәм әти-әни булган студентлар  (25 яшькә кадәрге)
-30 яшькә кадәрге күпбалалы яшь ата-аналар 
- ялгыз ана (ялгыз әти).

Мөрәҗәгать иткәндә документлар да кирәк була.

Өстәмә мәгълүматны Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20нче йортта, “Исток-Башлангыч”та белешә аласыз. 

Телефон: 885-595- 5-48-74

 

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев