Лениногорскида яшь педагоглар белән очрашу узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшь педагоглар белән очрашу узды

Лениногорск районында яңа уку елында мәгариф өлкәсенә 11 яшь белгеч килде.

Укытучылар, тәрбиячеләр, педагог-психолог, педагог-оештыручы, хореограф педагогия сафларын тулыландырдылар. Педагогика көллиятен тәмамлаучылар эшли башлагач, укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә дә булганнар.
Лениногорскида «Высота» яшьләр үзәгендә яшь белгечләрнең Лениногорск муниципаль районының мәгариф системасы һәм профсоюз җитәкчеләре белән традицион очрашуы узды. Очрашу дустанә атмосферада чәй табыны артында узды. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин яшьләрне балалар белән озак еллар эшләргә, һөнәри осталыкны үстерергә һәм педагогик тәҗрибә тупларга чакырды. Мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы рәисе Марина Сосункевич педагогларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде, барлык педагоглар мәгариф профсоюзы сафларына керде.

Яшь белгечләр язмача үзләренең хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту теләкләрен белдерделәр, педагогик юлның башындагы кыенлыкларны билгеләделәр һәм киләчәккә максат куйдылар. 8 нче мәктәп укучылары яшь белгечләрне иҗади чыгышлары белән сәламләделәр. Педагогларга профсоюз бүләкләре, мәгариф хезмәткәрләренә ташламалар турында мәгълүмат кәгазьләре тапшырылды.

 

 


Нет комментариев