Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче, авыр ситуациядә калган хатын-кызга пробация системасы ярдәме күрсәтелде

Һәр кешегә авыр вакытта үз проблемалары белән ялгызы калмаячагын белү мөһим

Пробация системасы ул –  иректән мәхрүм итү урынында җәза үтәүчеләр яки инде азат ителгәннәр өчен ярдәм чаралары комплексы. Бу – кешегә җәмгыятьтә җайлашырга, эш табарга, документларны, социаль элемтәләрне торгызырга, психологик ярдәм алырга ярдәм итү ысулы һәм башкалар.

Лениногорскида яшәүче, җинаять-башкарма инспекциясендә исәптә торучы Татьяна авыр тормыш хәлендә калган. Ул – пенсия алды яшендә, сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккан һәм кирәкле документлары булмау – болар барысы да  аның хәлен катлауландырган.  Элегрәк ул инде җәзасын үтәгән.

Менә бу очракта Татьянага  «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль закон ярдәмгә килә, ул 2023 елның 6 февраленнән гамәлдә. Бу закон хөкем ителгәннәргә социаль адаптациядә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән юридик, көнкүреш һәм матди ярдәмне дә исәпкә ала. 

Татьянага зур ярдәм күрсәтелде. МФ ФКУ УИИ УФСИН России по РТ пробация төркеме өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Альфред Насыйров "Бердәм Россия" партиясе бүлеге җитәкчесе Игорь Храмов һәм "Исток-Башлангыч" үзәге директоры Елена Ахмеджанова ярдәмендә хатын-кыз өчен азык-төлек наборы тапшырды. Ярдәмне тапшыру «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлеге бинасында узды.  

Альфред Насыйров билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм инспекциянең дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук һәр хөкем ителүче белән индивидуаль эш нәтиҗәсендә мөмкин була.  

Инспекция хезмәткәрләре кешене авыр хәлгә китергән хәлләрне ачыклый, психологик һәм мораль ярдәм күрсәтә, көнкүреш һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә.  

"Безнең бурыч – контрольдә тоту гына түгел, ә тормышын үзгәртергә теләүчеләргә ярдәм итү", – дип ассызыклады Альфред Насыйров.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев