Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче нефтьче-ветеран Рәүф Гыйбадуллин 95 яшьлеген билгеләп үтте

Хөрмәтләделәр

Нефтьче-ветеран, «Лениногорскнефть» идарәсе ветераны Рәүф ага 30 июльдә гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Рәүф Шәфигуллович 1930 елда Бөгелмә районында Татар Димескәе авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 яшь кенә була. Яшьтәшләре белән бергә колхоз кырында эшли. Сугыш тәмамлану көнен мин гомеремдә дә онытмам, ди. «Без кечкенә генә авылда яшәдек, анда 30 йорт кына иде. Мәктәпкә 7 км араны үтеп, җәяү йөрдек. Мәктәптә безгә сугыш беткәнен хәбәр иттеләр. Ий, барысы да шатланды, бииләр, җырлыйлар. Шатлыклы көн булып истә калды», – ди ветеран.  

«1949 елда Ромашкино нефть промыселы төзелешенә җибәрелә, анда легендар "тимер юл десанты"на керә. Нәкъ шунда ул үзенең яраткан хатыны Минзадә Фәтхулла кызын очрата, аның белән дүрт бала үстереп, гомер кичергәннәр.

 Рәүф Шәфигуллович Гыйбадуллин  40 елдан артык нефть промышленностендә эшли, җиһазларны ремонтлау буенча эшчедән мастерга кадәр юл үтә. Аның хезмәте Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ТАССРның Атказанган нефтьчесе, Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне исемнәре белән бүләкләнде.

Юбилярны Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, тыныч, имин тормыш теләде. 

Компания исеменнән «Татнефть»нең Лениногорск территориаль ветераннар советы рәисе Миншакир Нуриев хөрмәтле юбилярга күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 

фото: https://vk.com/wall-228447307_1235

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев