Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшьләр көне: энергия, иҗат, дуслык бәйрәме

Лениногорскида күңелле итеп Яшьләр көнен билгеләп үттеләр.

Үзәк мәйданда төрле интерактив мәйданчыклар эшләде, һәркем үзенә теләгән шөгыльне таба алды.

Спорт мәйданчыгы үзенә спорт яратучыларны җыйды, монда шахмат уеннары, штанга күтәрү һәм бокс уеннары үтте. 

Матурлык мәйданчыгында исә визажист матур булып калу серләре белән уртаклашты, парфюмерия тәкъдим итте. 

Лениногорскиның “СВОих не бросаем” волонтер төркеме маскировка челтәре үрү буенча мастер-клас уздырды. Яшүсмерләр алар янына килеп, челтәр үрергә өйрәнде. Кайберләре беренче тапкыр гына эшләп караса, икенчеләре: “Без мәктәптән волонтер төркемгә  гуманитар ярдәм илткән идек, шунда челтәр үреп карадык”, - диделәр. 

Шунда ук СВО солдатына финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр өчен тартма да куелган иде. 

Лениногорск Чик сакчылары берлеге “Чикне саклауда” дигән күргәзмә тәкъдим итте, хәтта мини-музей дип тә әйтергә була. Яшьләргә амунициянең тарихы һәм билгеләнеше, чик буе частьларының формасы турында сөйләделәр, экипировка һәм сугыш кирәк-яраклары үрнәкләрен күрсәттеләр.

Күргәзмәдә автоматны сүтеп һәм җыеп карау мөмкинлеге дә бирелде һәм биредә катнашучылар тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә магазинны патроннар белән дөрес җиһазларга өйрәнделәр. Чик сакчысы һөнәре, хезмәт шартлары һәм кандидатларга таләпләр турында сораштылар.

Балалар аквагрим ясаттылар. Үзәк китапханә үткәргән мастер-класста катнашырга теләк белдерүчеләр дә булды. 

Шул көнне “Күрше” фестиваленең җәйге сезонының беренче чарасы узды. Аны “Логос” педагогик-психологик үзәге үткәрде. 

Бәйрәмнең финалында «Sasha Experiment» диджей дискотекасы һәм «Weekend» кавер-төркеме чыгышы булды.

 

фотолар: Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев