Лениногорскида яшьләрнең пенсия грамоталылыгын арттыру буенча кампания старт алды
1 ноябрьдән Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль белемен күтәрү буенча мәгълүмати кампания старт алды.
Кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан 10 елдан артык гамәлгә ашырыла.
Әлеге чара Лениногорскида нефть техникумында укучы студентлар арасында пенсия грамоталылыгын арттыру буенча лекцияләрдән башланды. Лекторлар катнашучыларга пенсиянең нәрсә икәнен, аның ничек формалашуын, ни өчен яшь вакытта аның турында кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы» алырга кирәклеген, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм турында сөйләделәр.
Лекциягә йомгак ясап, материалны ныгыту өчен студентлар белән интерактив үткәрелде. Моннан тыш, студентлар “Барысы да булачак пенсия турында. Уку һәм тормыш өчен» белешмәлеге алды, аны Россиянең Социаль фонды пенсия грамоталылыгы нигезләре буенча чыгарган. Дәреслекнең электрон версиясе белән СФР сайтында танышырга мөмкин.
“Бу чыннан да зур һәм мөһим мәгълүмати-аңлату эше. Яшьләр өчен аларның пенсия хокукларының ничек формалашуын белү бик мөһим, бигрәк тә хезмәт эшчәнлегенең башында», - ди Лениногорск Социаль фонды бүлекчәсе клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев