Лениногорскида ике җитәкчене пенсиягә озаттылар
“Эшлекле дүшәмбе” атналык планеркада ике җитәкченең пенсиягә китүе мәгълүм булды.
20 елдан артык Лениногорск Мәдәният идарәсе начальнигы булып эшләгән Гөлнара Зарипова лаеклы ялга китте.
Гөлнара Хаҗиповна эшләү дәверендә үзен җаваплы, тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәтте. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән исемгә лаек.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Гөлнара Зарипова «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау билгесе белән бүләкләнде. Атналык планеркада Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов аңа мактау билгесен тапшырды. Һәм эшләгән еллары өчен рәхмәтен белдерде.
Җавап сүзендә Гөлнара Хаҗиповна җитәкчелеккә һәм хезмәттәшләренә күпьеллык хезмәттәшлек һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.
Россельхозцентрның Татарстан буенча филиалының Лениногорск районы бүлеге начальнигы Марат Ганиев шулай ук үз постыннан лаеклы ялга китте.
Марат Мәгарип улы әлеге вазифада 21 ел эшләде.
Россельхозцентрның Лениногорск районы бүлеге үсемлекләрне саклау, орлыкларга анализ ясау белән шөгыльләнә.
Марат Ганиевка Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белдерелде.
Әлеге җитәкчеләр урынына кемнәр булуы әлегә төгәл мәгълүмат юк. Билгеле булу белән язарбыз. Безнең сайтны карап күзәтеп барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев