Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ике үсмер бала питбайкерда фаҗигага юлыккан

Лениногорскида ике балигъ булмаган питбайкер катнашында юл фаҗигасе килеп чыккан.

Суд-медицина эксперты билгеләгәнчә, алар сәламәтлекләренә уртача зыян китергән җәрәхәтләр алганнар. 

“Материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелде. Мототранспортта йөрү куркынычсыз булсын өчен, кагыйдәләрне үтәргә кирәк.  Тизлек һәм дистанция сакланырга, яктырткычлар кабызылган булырга тиеш. Махсус кием-шлем, мотокуртка, перчаткалар, ботларны саклагычлар киегез. Мотоцикл төзек, юлга чыкканда карап-тикшерелгән, ә юлга чыккач, бөтен игътибар –юлга тупланырга тиеш. Сезнең тормышыгыз –сезнең кулыгызда,  бик игътибарлы булыгыз! ”- диде Лениногорск дәүләт автоинспекциясе башлыгы Елена Никитина.

Үсмер балалар белән килеп чыккан юл- транспорт очрагы урынына ул үзе килгән иде.
  

 

фото: ГАИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев