Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида икенче тапкыр “Аулак өй-баттл” ярышы үтте (+ фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда быел икенче мәртәбә “Аулак өй-баттл” ярышы гөрләп узды.

«Аулак өй – баттл» республикакүләм проект. Ул  Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР язучылар берлеге, «Татмедиа» ярдәмендә оештырыла.

Лениногорскилылар өчен “Аулак өй-баттл” чит түгел, алар узган ел Әлмәттә җиңү яуладылар, аннары июльдә Болгарда «Аулак өй – баттл» республикакүләм финал ярышларында катнаштылар.

Лениногорскида яз айларында аның беренчесе узды. Ул чакта анда 4 команда катнашты. Менә бүген икенчесе узды , анда ике команда көч сынашты. “Күгәрченнәр” һәм “Асылташлар” командасы составында укытучылар, тәрбиячеләр һәм журналистлар иде.

Аулак өй-баттл – ул элеккеге аулак өйләрдән бераз аерылып тора, монда җыр-биюдән тыш, әдәби ярышта да көндәшләрең белән көч сынашырга кирәк. Мәдәният сараенда узган уенда катнашучылар җыр-бию, нәфис сүздә осталыклары  белән беррәттән татар әдәбияты классиклары әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы иде.

Жюри һәр биремне җентекләп анализлады һәм нәтиҗәләр чыгарды. “Асылташлар” командасы 94 балл, “Күгәрченнәр” командасы 93 балл җыйды.

Ярышны 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Зөмәрә Шәрәпова алып барды. Ул уенны оештыручы да. Командалар туплаган, алар белән эшләгән, өйрәткән. Шундый аулак өй – баттлны гимназия укучылары белән дә оештырырга уйлап торам, ди Зөмәрә ханым. “Татар теле үсеше өчен бу проект бик тә кирәкле. Ярыш  татар әдәбиятын, татар телен дә яхшы итеп белүне сорый. Әлеге проектны үрнәк буларак авыл клубларында да үткәрергә була”, - ди Зөмәрә Шәрәпова.

 

Розалия Мостафина, Рамия Гарифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев