Зур эшләр.
Лениногорскида суүткәргечнең масштаблы реконструкциясенең икенче этабы тәмамланды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча үткәрелде. Бу хакта Татарстанның Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
30,5 километр гомуми озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәрләрен 1991 елда төзегәннәр. Файдалану елларында алар 85 процентка тузган булган инде. 2025 елда 7,5 километрны яңартканнар, бу елда тагын 8,2 километрны реконструкцияләгәннәр.
Бу эшләргә 319 миллион сумнан артык акча юнәлтелгән. Калган участокны киләсе – 2027 елда ремонтларга планлаштыралар.
Яңартылган су үткәргеч Лениногорскиның 68 000 халкын һәм районның сигез авыл җирлеген хуҗалык-эчү су һәм янгынга каршы су белән тәэмин итүне тәэмин итәчәк.
Фото: minstroy.tatarstan.ru
Нет комментариев