Лениногорскида иң яхшы спортчы-укытучылар турында стенд ачылды
Галерея ачылышы шәһәрнең спорт тормышында актив катнашучы педагогларны хөрмәтләү тантанасында узды.
Лениногорск шәһәренең мәгариф идарәсендә шәһәр һәм республиканың спорт тормышында актив катнашучы педагоглар Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин һәм профсоюз активы белән очраштылар.
Спортчыларны 12нче лицей укучылары флешмобы каршы алды.
Мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич укытучыларга «Дан галереясы: Лениногорск муниципаль районы мәгариф системасының иң яхшы спортчылары» стендындын тәкъдим итте.. очрашуда катнашучы 20 педагог Дан галереясына кертелгән иде.
Очрашу спортчыларны мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары һәм профсоюз бүләкләре белән бүләкләү тантанасы белән дәвам итте.
Очрашуны чәй табыны артында бергәләп сөйләшеп утыру белән тәмамладылар.
фото: Мәгариф идарәсе профсоюз оешмасыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев