Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида җинаять-башкарма инспекциясен һөнәри бәйрәм белән котлыйлар

7 майда инспекция хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Россия Федераль җәзаларны үтәү хезмәтенең (ФСИН) җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Лениногорск районы территориясендә хөкем ителгәннәрне җәмгыятьтән изоляцияләүгә бәйле булмаган җәзаларның үтәлешенә ведомство контроле эшчәнлеген  УФСИН Татарстан Республикасы буенча җинаять-башкарма инспекциясе  Лениногорск муниципальара филиалы гамәлгә ашыра.

Лениногорск муниципальара филиалына Чирмешән инспекциясе дә керә.

Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров үз эшчәнлекләре белән таныштырды.

“Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясендә – 6 хезмәткәр. Ел саен 300 дән артык кеше төрле җәзалар буенча учет уза: шартлы рәвештә хөкем итү, иреген чикләү, төзәтү һәм мәҗбүри эшләр, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү, транспорт чаралары белән идарә итү белән шөгыльләнүне тыю. Инспекция хөкем ителгәннәрнең суд һәм закон тарафыннан билгеләнгән йөкләмәләрен үтәвен, шулай ук аларның җәзаларны үтәвен тикшереп тора. Хокук бозу очрагында хөкем ителгәннәргә карата кисәтү ясала һәм, җибәрелгән хокук бозуларга бәйле рәвештә, җәзаларны реаль җәза срогына алыштыру өчен судка материаллар җибәрелә. 2025 елда суд тарафыннан 25 хөкем ителүчегә карата җәзаларны тагын да катгыйрак җәза төренә алмаштыру турында карар кабул ителде –  иректән мәхрүм итү», - ди ул. 


2025 елда Инспекция хезмәткәрләренең профилактик эшенең ачык мисалларыннан берсе – хөкем ителгәннәргә авыр җинаять аркасында китерелгән матди зыянны 350 000 сум күләмендә тулысынча каплау булган.

Авыр тормыш хәлендә калган хөкем ителүчеләргә ярдәм күрсәтүгә һәм аларның яңа җинаятьләр кылуына юл куймауга юнәлдерелгән «Россия Федерациясендә пробация турында» Федераль закон кабул итү Россия Федерациясе Җинаять-үтәү системасы учреждениеләре һәм органнары үсешенең яңа этабы булып тора.

2024-2026 елларда 60 тан артык хөкем ителүчегә ярдәм күрсәтелгән, документларны яңадан торгызуда, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелгән, туклану продуктлары рәвешендә матди ярдәм күрсәтелә һәм хөкем ителгәннәрнең гаилә әгъзаларының балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм бар, традицион конфессия вәкилләре тарафыннан рухи ярдәм дә кергән бу эшчәнлеккә. Инспекция махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларына актив ярдәм күрсәтә.

 

фото: А. Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев