Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Җиңү көне алдыннан сугыш ветераннары бер мәртәбә бирелә торган түләү алдылар

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алдылар.

Бу хакта Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итте.

186 нчы Указ нигезендә бу түләүгә Бөек Ватан сугышы елларында гамәлдәге армиядә хезмәт иткән ветераннар, шулай ук фронтта яралану, контузия нәтиҗәсендә инвалидлык алган ветераннар хокуклы. Бүгенге көндә Лениногорск районында бу түләүне 2 кеше алды.

“Акчалар автомат рәвештә, апрель пенсиясе белән бергә Социаль фондның төбәк бүлегендә булган мәгълүматлар нигезендә килде. Ветераннарга, аларның туганнарына һәм якыннарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булмады”, - диде Айгөл Исламова.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев