Лениногорскида Җиңү көне алдыннан хәйрия концерты узды
“Җиңү – барысы өчен дә бер” исемле хәйрия концерты күңел түрләренә үтеп керде.
Лениногорск Мәдәният сараенда халыклар бердәмлеге елына багышланган, Җиңү бәйрәмен билгеләп үтү уңаеннан, СВО өчен ярдәм итү максатыннан хәйрия концерты узды.
Чарада шәһәрнең әйдәп баручы иҗат коллективлары катнашты. Сәхнәдән илебезнең батырлыгын һәм бөеклеген данлаучы җырлар һәм шигырьләр яңгырады, солдатларның һәм аларга ярдәм итүчеләрнең көндәлек тормышыннан фотосурәтләр күрсәтелде.
Залдагы атмосфера горурлык һәм бердәмлек хисе белән тулган иде, ә тамашачылар, артистларга һәм оештыручыларга кул чабып, үз хисләрен яшермәделәр.
«Своих не бросаем. Лениногорск. Татарстан» волонтерлык төркеменнән тартма куелган иде. Хәйрия концертыннан 16 мең 343 сум акча җыелган.
Волонтерлык төркеме чараны оештыручы – Мәдәният сараеның халык традицияләре буенча белгече Неля Чубатовага, Мәдәният сарае директоры Гөлнара Вагизовага, шулай ук «копилка» идеясен башлап җибәрүче волонтер Зинаида Матвеевнага рәхмәтләрен җиткерә.
фотолар: Мәдәният сарае


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев