Лениногорскида Җиңү көнендә хәрби хәрәкәтләр, мәктәпләр һәм ретро-автомобильләр йөреше үтте
Бүген – зур бәйрәм
Лениногорскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парадта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр, “Беренчеләр” хәрәкәте, мәктәпләр, нефть техникумы, политехник колледжлар тантаналы йөрештә катнашты. Алар Ленинградская урамыннан , Мәңгелек уттан Үзәк мәйданга кадәр төз хәрәкәтләр белән атлап бардылар.
Алардан соң сугыш чоры стилендә бизәлгән ретро-автомобильләр, хәрби техникалар узды. Шулай ук беренче нефть чыгаручылар хөрмәтенә дә махсус машина бизәлгән иде. Чөнки нәкъ менә сугыш еллары чорында безнең Шөгер җирлегендә беренче нефть табылган бит.
“Җиңү парадына кызым, киявем, оныгым белән чыктык. Җиңү парады бигрәк матур уза. Ретро-автомобильләр ни тора. Матур итеп бизәгәннәр дә. Бәйрәм бик матур башланды. Барыгызны да Җиңү көне белән”, - ди Лениногорскида яшәүче Галия Хайбуллина.
Тантаналы йөреш Үзәк мәйданга кадәр килеп керде.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев