Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг һәм Парад узды (+ бик күп фотолар)

Иртәнге 9 тулганчы ук лениногорскилылар Мәңгелек ут һәйкәле янына җыелды.

Бүген- 9 май. Бөек Җиңүгә – 80 ел.  Быелгы митинг һәм парад аеруча да тантаналы булырга тиешлеген чарага килгән һәркем сизгәндер.

Лениногорск районыннан 12 меңгә якын ир-егет Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә.  Кызганыч, аларның яртысы туган якларына әйләнеп кайта алмый. 12 лениногорскилы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була,  шулай ук өч Дан орденының тулы кавалеры да – безнең якташларыбыз.

Бүгенге көндә Лениногорск муниципаль районында 3 сугыш ветераны, 30 - Бөек Ватан сугышы ветераннарының  тол хатыннары, 164 – тыл хезмәтчәне, 41 – “тол” һәм “тыл хезмәтчәне” категориясенә ия булганнар исән-сау, безнең арабызда. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланга тантаналы митинг барабанчы кызлар йөреше белән башланды. 

Бию һәм җырдан соң, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бер минутлык тынлык игълан ителде.

Тыныч күк йөзе теләп, һавага зәңгәр шарлар һәм күгәрченнәр очырдылар. 

Аннары шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов Җиңү парады башлануын хәбәр итте. 
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмалары, Лениногорск Чик сакчылары берлеге, яшьармиячеләр, “Беренчеләр” хәрәкәте, шәһәребез мәктәпләре һәм нефть техникумы, политехник колледжлар тантаналы йөреше булды. 

 

Розалия Мостафина фотолары 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүгә 80 ел