Лениногорскида ирле-хатынлы ис газы белән агуланган
Кыш айларында мондый очраклар еш була. Сак булыгыз.
20 февральдә Лениногорскиның Кошевой урамындагы 23нче йортта яшәүче ирле-хатынлы парны хастаханәгә озатканнар. 1996 елгы ир-ат һәм 2002 елгы хатын-кыз үзләрен начар хис иткәннәр. Фатирда газ плитәсе бар һәм су җылыта торган колонка эшли.
Тикшерү вакытында ябык тәрәзәләр белән суыру көче (тяга) бик аз булуын ачыклыйлар. Ә ачык тәрәзәләр вакытында яхшы суыра. Газ колонкасы сүндерелгән, тикшерү эше бара.
Чыганак: Государственная жилищная инспекция Республики Татарстан
фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев