Лениногорскида ишегалды бәйрәмнәре күршеләрне бергә җыя (+бәйрәм графиклары)
Җәй аенда шәһәрнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре микрорайон бәйрәмнәрен башлап җибәрә.
Беренче бәйрәм 17 июльдә, Лермонтов урамы, 17нче йорт ишегалдында 8нче ТОС белән берлектә үтте.
Ишегалды бәйрәмнәрендә шәһәр халкына һәм аның кунакларына бәйрәм концерты, бүләкләүләр һәм конкурслар оештырыла, балалар өчен анимация командасы, бәйрәм сәүдәсе эшли. Мондый очрашуларда лениногорскилылар идарәче компанияләр җитәкчеләре, шәһәргә хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре белән очраша, хакимият вәкилләре белән аралаша һәм аларны кызыксындырган сорауларны бирә алалар.
Бәйрәмнәр төзекләндерелгән ишегалларында уза. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Рәис Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Безнең ишегалды” программасы гамәлдә, Лениногорск ишегаллары да шушы программа буенча төзекләндерелә. Быел бездә 18 йорт ишегалды тәртипкә китерелә.
Бәйрәм графиклары белән танышыгыз.
4 август, Тукай урамы, 27нче йорт ишегалдында
6 август, Ленинградская урамы, 25 А
7 август, Мурзин урамы, 18
8 август, Менделеев урамындагы Бораулаучылар аллеясы
11 август, Тукай урамы, 16 А
12 август, Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 18
13 август, Кошевой урамы, 23
14 август, Тимерьюл станциясе, Володарского урамы, 11
15 август, “Нефтяник” балалар паркы, Толстой урамы
23 август, Куйбышев урамы, 38
25 август, Широкая урамы, 15
- Бәйрәмнәр 17 сәгать 30 минутта башлана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев