Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида иске суүткәргечне яңасына алыштыралар

Илкүләм проект буенча.

Шәһәрдә суүткәргечне масштаблы реконструкцияләүнең икенче этабы актив дәвам итә, ул дистәләгән мең халыкны һәм бөтен авыл җирлекләрен эчәргә яраклы су белән тәэмин итәчәк. Эшләр 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм  проекты кысаларында старт алды, һәм хәзер аларның әзерлеге  85% ка җитте.

Гамәлдәге суүткәргечнең озынлыгы 30,5 км тәшкил итә.ул 1990 нчы елларда ук төзелгән һәм дистә еллар файдалану дәверендә аның тузуы 85% ка җиткән. Узган җәйдә белгечләр 7,5 км челтәрне яңарткан инде.

Быел тагын 8,2 км суүткәргеч коммуникацияләрне алыштыру планлаштырыла. Бюджеттан бу максатларга 333 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төзелеш-монтаж эшләрен генераль подрядчы — «Энергетика сервис компаниясе» алып бара.

Объектта агымдагы ел эшләрен август аенда тәмамлау планлаштырыла. Шул ук вакытта 2025-2026 еллар планына кермәгән участок калачак — аны 2027 елга программага кертергә җыеналар.

 

АиФ Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев