Лениногорскида кадрлар үзгәреше
Мэриядә эшлекле дүшәмбедә хәбәр иттеләр.
Лениногорскида "ТКХ һәм төзелеш мәгълүмат ресурслары үзәге" җәмгыяте директоры итеп Корноухов Алексей Юрьевич билгеләнде. Моңа кадәр үзәктә озак еллар Фәрит Марсельевич Фәрхетдинов эшләде.
Шәһәрнең Заварыкин урамында, 2нче йортта урнашкан «ТКХ һәм төзелеш мәгълүматлары үзәге күпфатирлы йортларның гомумйорт мөлкәтен тиешенчә карап тотуны тәэмин итә, халыкка күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын тикшереп тора, шулай ук торак милекчеләре ширкәтләренә һәм Лениногорск районы территориясендә эшчәнлек алып баручы башка идарәче оешмаларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә ярдәм күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев