Лениногорскида кадрлар үзгәреше
Кем килде, кем кайда китте?
Бүген Лениногорск мэриясендә шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында сессия узды.
Сессиядә төрле органнарга билгеләнүләр булды.
Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп, элек авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшләгән Илнур Шәмардановны билгеләделәр.
Бу урында, ягъни район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Зөлфия Михайлова хәзер финанс-бюджет палатасы рәисе вазифасын алды.
Шулай ук Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына (ПИЗО) яңа җитәкче билгеләнде, ул Рамил Галимов. Күптән түгел генә аны Иске Писмән авыл җирлеге башлыгы итеп куйганнар иде. Хәзер биредә эшләячәк.
фотолар: https://t.me/Girfanovmn/3732


.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев