Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Кама арты һәм Татарстанның көнчыгыш зонасы урта махсус уку йортлары укучылары өчен олимпиада узды

Олимпиада «Авыл хуҗалыгында механизация» юнәлеше буенча оештырылды һәм яшьләр арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, һөнәри әзерлек һәм квалификация статусын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Олимпиада Лениногорск политехника колледжы базасында узды.

Оештыручылар: “Август”, “Август-Агро” идарәче компания, Лениногорск политехника колледжы.

Олимпиадада 8 урта махсус уку йортыннан 20 укучы үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. 

Ярышлар 2 этапта узды: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча теоретик һәм практик биремнәр.

Актаныш, Лениногорск һәм Чистай районнарының техникум һәм колледж укучылары иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләргә оештыручы оешма исеменнән 1, 2 һәм 3 дәрәҗә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

фотолар: Илнур Галимовтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев