Лениногорскида  «Конструктив диалог» проекты узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Конструктив диалог» проекты узды

«Татарстан Республикасының иҗат яшьләре академиясе» региональ иҗтимагый оешмасы республиканың террорчылыкка каршы комиссиясе белән берлектә, Лениногорскида күчмә «Конструктив диалог» чарасын оештырды.

Әлеге проект -  куркынычсызлык өлкәсендәге компетенцияләрне һәм белемнәрне формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән чара.

Лениногорскида берничә мәйданчыкта, аерым алганда, музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжында, политехник колледжда, нефть техникумында   «Конструктив диалог» үтте.   

Лениногорск политехник колледжда чараның спикеры -  ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе Степан Перевозчиков иде.

Ул Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында, ничек итеп мошенниклар кулына эләкмәскә икәнлеген сөйләде. Яшьләр Кибербуллинг, фишинг, эхо-камера һәм башкалар турында җентекле аңлатмалар алдылар. 

Мондый чаралар республиканың башка районнарында 10 марттан 17 апрельгә кадәр узачак, 100дән артык чараны үз эченә ала. Алар  интерактив форматта уза, лекторийлар, кейс-чемпионатлар, квизлар һәм викториналар.


Р.Мостафина фотолары

 

 


Нет комментариев