Лениногорскида Корбан бәйрәме уңаеннан чара үтәчәк
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Корбан бәйрәме уңаеннан чара үтәчәк

Чара турында Лениногорск мөхтәсибәте хәбәр итә.

27 май көнне шәһәребезнең “Юбилейный” паркында Корбан бәйрәменә багышланган гаилә чарасы узачак.

Программада: кызыклы уеннар, мастер-класслар, эстафеталар, рәсемнәр ясау, чәй, пылау, тәм-томнар булачак.

Әлбәттә, бүләкләр, призлар да үз ияләрен табачак.

Гаиләгез, туганнарыгызны да бәйрәмгә дәшегез. 

Башлана 13 сәгать 30 минутта.

Чыганак: Лениногорск мөхтәсибәте

 

фото: архив редакция


Нет комментариев