Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Корбан бәйрәмендә паркта гаилә бәйрәме узачак

Лениногорск мөселманнары тиздән Корбан бәйрәмен каршы алачак: Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә – быел әлеге бәйрәм 16 июньгә туры килә.

Корбан дигән сүз гарәп теленнән «якынаю», ягъни «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә якынаю» дигән сүзне аңлата. Хәтта татар телендә дә шушы гарәп теленнән кергән «корбан булу», «корбан итү» дигән сүз бар.

Быел Гарәфә көне – 15 июньгә, ә Корбан гаетенең беренче көне 16 июньгә туры килә. «Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк», – ди Лениногорск шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов.

Хәзрәт өч көн дәвамында, ягъни 17, 18 июнь көннәрендә дә корбан чалырга мөмкинлеген искәртте.

15, 16, 17, 18 һәм 19 июнь көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (15 июньдә иртәнге намаздан башлап, 19 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә, дип хәбәр ителә Татарстан Диния нәзарәте сайтында.

Ел саен Лениногорск мөхтәсибәте Корбан бәйрәме көнендә гаилә белән бергәләп ял итү өчен мәдәни-күңел ачу чарасы үткәрә. Быел шулай ук уздырачаклар.

16 июнь көнне 15.00 сәгатьтә “Юбилейный” паркында балалар өчен уеннар, ярышлар, конкурслар оештырачаклар. Шулай ук учакта тәмле пылау пешәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/
 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан бәйрәме 20224