Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Күк бүре» уены буенча турнир үтәчәк

Кызыклы уен. Бәйрәм көннәрендә карар өчен яхшы мөмкинлек.

Лениногорскиның «Алмакай» ат утарында, ягъни Югары Каран авылында 9 гыйнварда 10.00 сәгатьтә «Күк бүре» уены үтәчәк.

Әлеге уен берничә ел дәвамында Лениногорск районы башлыгы Кубогына үткәрелә. 

Чараны «Алмакай» ат утары үткәрә.

Уен кагыйдәләре буенча командалар  кәҗә муляжын атта барган килеш җирдән күтәреп алырга һәм көндәш команданың «казан»ына кертергә тиеш.

Ат егылса яки ат өстендә утыручы егылып төшсә, уен туктатыла. Шулай ук, атта утырган кеше кәҗә муляжын күтәргән вакытта һөҗүм итү тыела.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, элек бу уенда 30-35 кило авырлыкта чын кәҗә түшкәсе кулланыла торган булган. Хәзерге заманда хайваннарны алай җәфаларга рөхсәт ителми.  «Алмакай»да уза торган  ярышта чүпрәк-чапрактан төгелгән курчак (чучело) кулланыла.

 

фото: «Алмакай» ат утарыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев