Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида күпфатирлы йортларны ягу сезонына әзерләү бара

10 августка булган мәгълүматка караганда, Лениногорскида күпфатирлы йортларның 88 проценты әзер.

Лениногорск районында күпфатирлы йортларны ягу (җылыту) сезонына әзерләү бара.  513 күпфатирлы йортның 451е — ягу сезонына әзер дип хәбәр итә «Лениногорск җылылык челтәрләре» җәмгыяте. 

330 йортта җылылык белән тәэмин итүче йорт эче системаларын юдырту һәм опрессовка эшләре башкарылган. 467 йортта төтен чыгу һәм вентиляция каналларын тикшерү үткәрелгән, әлеге эш 91 процентта үтәлгән.

Җылылык челтәрләре хәбәр итүенчә, 2023-2024 еллар ягу сезонына әзерлек буенча Лениногорск торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре тарафыннан кулланучыларны йортларда җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен кирәкле шартлар тудырылган.

Барлык эшләр 15 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2222770.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев