Лениногорскида курчак ясау остасы балаларга мастер-класс уздырды
Курчак ясау – борынгы сәнгать.
Лениногорскиның Тимерьюл станциясе күпфункцияле үзәгендә шушы микрорайонда яшәүче кызлар һәм малайлар өчен чүпрәктән курчак ясау буенча мастер-класс үтте.
Мастер-классны шушы микрорайонның автор курчаклары һәм уенчыклары ясау остасы Вера Степановна Павлова үткәрде.
Биредә төп үзенчәлек – энәләр кулланмыйча гына курчак – сак курчагы (оберег) ясау. Мондый сак курчаклары элек-электән һәр өйдә булган, ди ул.
“Курчакларны, аларның киемнәрен текмибез. Без тукыманың кечкенә кисәкләрен бер-берсенә бәйлибез. Элек-электән хатын-кызлар уйнарга теләүче балалар өчен төрле курчаклар ясаган”, - ди Вера Степановна.
Ул үзе чүпрәктән курчаклар ясау белән моннан ун ел элек шөгыльләнә башлаган, пенсиягә чыккач.
“Минем әни тегүче иде. Миңа кечкенә вактытта курчаклар тегеп бирде. Күрәсең, тегүгә осталык аңардан күчкәндер. Хәзер исә мин белгәннәремне өйрәтәм. Хәзер күпчелек хатын-кызларның мондый курчаклар ясыйсы килә”, - ди оста.
Үзенең коллекциясендә курчаклар күп булмавын әйтте. Чөнки бүләк итәргә ярата. Курчаклары белән күргәзмәләрдә катнаша. Әйтик, Пенза, Пермь, Саранск, Казан, Ижевск шәһәрләрендә булган.
Мәдәният йортына мастер-класска килгән 13нче мәктәп укучылары: кызлар һәм малайлар тырышып-тырышып курчаклар ясадылар.
“Балалар башта куркыбрак калганнар иде, без бу курчакны ничек ясарбыз дип. Ләкин эшләү барышында куркулары юкка чыкты һәм аларның курчаклары матур, җыйнак булды”, - ди Вера Павлова.
Розалия Мостафина фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев