Лениногорскида «Күрше фест» бәйрәменең чираттагысы үтте
Күңелле уеннар, кызыклы эстафеталар.
Лениногорскиның үзәк мәйданында гаилә җылысы белән тулы күңелле бәйрәм булды. Шәһәрнең балалар иҗат йорты педагоглары әзерләгән “Йөрәктән-йөрәккә” дип аталган мастер-класска бик күп гаиләләр килгән иде.
Әлеге чара “Күрше фест” республика фестивале кысаларында уза торган “Гаилә традицияләре җылысы”проекты җимеше.
Бәйрәм кунакларны төрле иҗади остаханәләрһәм күңелле халык уеннарында катнаштылар. Чараның төп максаты- җылы һәм рухи гаилә бердәмлеге атмосферасын булдыру, балалар һәм өлкәннәр бергә иҗат итүе һәм аралаша алуы иде.
Мастер-класс уртак иҗат өчен менә дигән мөмкинлек булды, салкын кыш көне булса да, биредә эчкерсез аралашу һәм җылылык хөкем сөрде.
Фотолар Лениногорск балалар иҗат йортыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев