Лениногорскида Кузбасс кунаклары булып китте
Хезмәттәшлек ныклы.
Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Кузбасс кунаклары – Прокопьевск шәһәр округы башлыгы Максим Александрович Шкарабейников һәм Гурьевск муниципаль округы башлыгы Станислав Александрович Черданцевны каршы алды.
Марат Нилевич үзенең Телеграм-каналында болай дип язган: "Моннан берничә атна элек кенә без бергәләп V Халыкара шахтерлар Сабантуен уздырдык, ә хәзер Кузбасс дусларыбыз җавап визиты белән безгә килде.... Кунакларга шәһәребезнең истәлекле урыннарын, Шөгер нефть музеен күрсәттек һәм, әлбәттә, кайбер эш мәсьәләләре турында фикер алыштык. Хезмәттәшләремне күрүемә бик шатмын, кунакчыл районыбызның ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык".
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2437465.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев