Лениногорскида мәктәп театр коллективлары арасында республикакүләм фестивальнең муниципаль туры үтте (кем җиңүче)
Театр - яктылкка, нурга илтә.
Лениногорскиның 11нче гимназиясе бер көнгә театр бинасына әверелде. Ник дигәндә, бу көнне районда мәктәп театр коллективлары арасында “Сәйяр” республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы узды.
Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота.
Фестивальнең муниципаль этабына район һәм шәһәр мәктәпләрендә эшләп килүче 15 театр коллективыннан гаризалар кабул ителде, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.
Яшь үзенчәлекләре нигезендә бүленгән группаларда рус телле балаларның татар телендә сөйләшеп театр уйнаулары да эшнең дөрес һәм нәтиҗәле юлдан баруына тагын бер дәлил булып торды
Ул көнне гимназиянең актлар залы сәхнәсендә Фәнис Яруллин, Зөлфия Гаффарова, Рабит Батулла, Дәрҗия Аппакова , Абдулла Алиш, Җәмит Рәхимов, Таҗи Гыйззәт, Фатих Кәрим әсәрләре һәм татар халык әкиятләре уйналды.
«Быел конкурста катнашуның җиңүгә мотивлаштыру формасы булып Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә каралган премиясе дә торды. 5000-20000 сум күләмендәге премияләр конкурсның муниципаль этабында катнашкан иң-иңнәренә эләкте», – ди Мәгариф идарәсе методисты Тәслимә Халикова.
Жюри 1-4нче сыйныф укучылары арасында җиңүче дип 7нче мәктәп театр коллективын (җитәкчеләре Якупова Р.Р, Хәсәншина А.З.), 5-8нче сыйныфлар арасында – 11нче гимназия укучыларын (җитәкчеләре Ф.З.Әхмәтшина), 9-11нче сыйныфлардан В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе театр коллективын (җитәкчеләре Хәлимова Л.Ф., Исмәгыйлова Н.Ф.) таныды.
Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, призлы урыннар 2нче мәктәп, 13нче мәктәп, 5нче мәктәп, 4нче мәктәп, Сарабикол, Куакбаш мәктәпләренә тапшырылды. Жюри беренче урынны алган өч театр коллективы эшләрен зональ этапка юллауны карар итте.
фотолар: мәктәпләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев