Лениногорскида  «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясендә балаларны шатландырдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясендә балаларны шатландырдылар

Чара Мәдәният сараенда үтте

Быел Лениногорск районының күп балалы һәм аз керемле гаиләләреннән 100дән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган яңа портфельләр алдылар. Дәфтәрләр, альбомнар, каләмнәр, карандашлар һәм башка мөһим вак-төякләр тутырылган сумкалар балалар өчен 1 сентябрьгә зур бүләк булды.

Марат Гирфанов балаларны һәм аларның ата-аналарын котлап, укуда уңышлар теләде. 

Хәйриячеләр буларак, балаларны мәктәпкә әзерләүдә зур ярдәм күрсәткән предприятиеләргә һәм оешмаларга аерым рәхмәт сүзләре белдерде:  «Витязь» шәхси сак предприятиесе, «Шифа», «Техэнергосервис» , «Геологик технологияләр» , «ТАТОЙЛГАЗ», «Охтин-Ойл», «Модуль» җәмгыятьләренә.

Балаларга театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит " акциясе  2007 елдан бирле үткәрелә.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 


Нет комментариев