Лениногорскиның «Малыш» паркы Бөтенроссия грант конкурсында җиңде
Тавыш бирү узды.
2027 елда өстенлекле рәвештә төзекләндереләчәк объектларны сайлау өчен оештырылган бөтенроссия тавыш бирүе тәмамланды.
Лениногорскида тавыш бирүгә 4 объект – 4 иҗтимагый киңлек чыгарылган иде: “Малыш” паркы, автовокзал янындагы скейт-парк, Ленин исемендәге мәйдан, Ленин проспекты (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр).
Лениногорскилылар “Госуслуги” кушымтасы аша тавыш бирде. Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәрендәге “Малыш” паркы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формаштыру» федераль программасы кысаларында үткәрелгән тавыш бирүдә җиңеп чыкты. Димәк, грант хисабына парк яңарачак.
фотолар: ЛМР
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев