Лениногорскида машинаның тизлеге түбән булу бала гомерен саклап калган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида машинаның тизлеге түбән булу бала гомерен саклап калган

Бөгелминская урамында, 3 нче мәктәп каршында, балигъ булмаган бала, җир өсте кичүен игътибарсыз калдырып, юл аша чыга башлаган. .

 Транспорт чарасының тизлеге түбән булу руль артында утыручыга машинасын туктатып өлгерергә мөкинлек биргән. Олы фаҗига булмый калган. Әлеге очрак-бик мөһим кисәтү: машина йөртүчеләрдән мәктәп һәм башка төрле балалар учреждениеләре яныннан узганда аеруча игътибарлы булу таләп ителә .Ә җәяүлеләргә - җәяүле кичүләренә битараф булмаска кирәк, бу хакта балаларны даими кисәтеп тору сорал.

Бу мөһим искәртү: машина йөртүчеләргә – мәктәпләрдә уяу булу; җәяүлеләргә – кичү юлларыннан файдалану. Юлларда куркынычсызлык – безнең уртак җаваплылыгыбыз!

Фото – скрин видео


Нет комментариев