Лениногорскида массакүләм рәвештә йөгерәчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида массакүләм рәвештә йөгерәчәкләр

«Яшьлек” стадионында “Милләтләр кроссы-2023” спорт чарасы узачак.

Лениногорскилыларны шимбә - 16 сентябрьдә спорт чарасы көтә. Кросста уку йортлары, предприятиеләр, теләгән һәркем катнаша ала.

Йөгерүчеләрне теркәү 9 сәгать 30 минутта башлана.

Тантаналы ачылыш -  10.30

Йөгерүгә старт 11.00 сәгатьтә биреләчәк.

Оештыручылар искәрткәнчә, йөгерүдә катнашырга теләүчеләр гариза тутырып алып килергә тиеш, ә анда табибның рөхсәте булырга кирәк. Заявкасыз йөгерүчеләрне кабул итмәячәкләр.

 

фото: Лениногорск-информ архивы

 

 


Нет комментариев