Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида студентларның медицина отряды хезмәт семестрын төгәлләде

Лениногорск хастаханәләрендә “Призвание” Бөтенроссия студентлар медицина отрядының булачак табиблары үз эшләрен, ягъни хезмәт семестрын төгәлләделәр.

30 студент 1,5 ай дәвамында реанимация, неврологиядә, хирургиядә, терапиядә, балалар стационарында, хатын-кызлар консультациясендә, үзәк хастаханә поликлиникасында эшләделәр, авырулар кабул иттеләр. Студентлар безгә Кыргызстан, Белоруссия һәм Россиянең башка регионнарыннан килделәр.

Гулшайыр Акбарова Кыргыз-Россия славян университетының беренче курсын тәмамлаган. Лениногорскида беренче тапкыр гына, беренче күрүдә үк шәһәрне ошатуын әйтә. “Мин бу шәһәрне ошаттым. Биредә неврология бүлегендә тәҗрибә тупладым. Киләчәктә педиатр буласым килә”, - ди ул.   

Хезмәт семестрын ябу тантанасы Ленин урамындагы аллеяда, “Балерина” фонтаны янында узды. Чарада хастаханә табиблары,белгечләр, Лениногорск һәм Әлмәт хастаханәләрендә практика узган студентлар үзләре катнашты.

Традиция буенча хезмәт сманасының лидерын билгеләделәр. Производство күрсәткечләре буенча иң яхшысы дип Алексей Шабайдаков танылды. Ул реанимация һәм неврология бүлегендә эшләгән. “Мин Кемеро медколледжының Анжер-Судженск филиалында укыйм. Быел 4нче курска барам. Лениногорскида беренче тапкыр гына. Монда яшеллек күп икән. Хастаханә коллективы яхшы кабул итте, тәҗрибә тупладым. Киләчәктә Лениногорскига эшкә килергә уйлыйм”, - дип фикере белән уртаклашты студент Алексей.

 

  • “Призвание” студентлар медицина отрядының хезмәт семестры проекты Лениногорск хастаханәсендә өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Әлеге проект “Татнефть”, Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Студентлар Отряды һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә куела.

фотолар: үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев