Лениногорскида медицина хезмәткәрләре көне бәйрәмендә эшли башлаган яңа белгечләргә аерым игътибар күрсәтелде
Табиб һөнәре - җаваплылык сорый.
Быел Лениногорск хастаханәләренә 14 табиб һәм 18 урта медицина хезмәткәрләре эшкә килде, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.
Алар үз һөнәрләрен яратып башкара.
Лениногорскида Мәдәният сараенда узган Медицина хезмәткәрләре көнендә аларны сәхнәгә чакырып, аерым игътибар күрсәтелде. Белгечләргә истәлекле статуэтка тапшырылды. Әлеге статуэтка – безнең хастаханәләрдә һөнәри эшчәнлеген башлаучыларга хөрмәт, илтифат символы булып тора.
В этом году в Лениногорскую больницу пришли работать 14 врачей и 18 средних медицинских работников — молодых, талантливых, преданных своему делу.
Бәйрәм көнендә дежурда булган, тантаналы чарада катнаша алмаганнарга статуэтканы эш урыннарында тапшырганнар.
«Безнең командага рәхим итегез» – дип әйтү – күптәнге матур традиция, дип яза хастаханәнең матбугат хезмәте.
фотолар: https://vk.com/wall-196122368_3684
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев