Лениногорскида менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Ихлас»мәчетенә экскурсия уздырдылар
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре
Регина Фомина һәм Светлана Фазлыева мөселманнарның Корбан бәйрәме алдыннан менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен Лениногорск мәчетенә танышу экскурсиясе оештырдылар.
Әлеге чараның максаты – бәйрәмне һәркем өчен ачык итү.Мөселманнар намаз укыйлар, мохтаҗларга корбан ите өләшәләр, туганнары һәм дуслары янына баралар.
Әмма менталь тайпылышлы кешеләр өчен мондый вакыйгаларда катнашу җайлаштырылган шартлар булмау аркасында кыенлаша.
«Ихлас» мәчетендә экскурсия вакытында Хәлил хәзрәт гади телдә күрсәтмә материаллар кулланып, килүчеләрнең шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып сөйләде. Мәчетнең бизәлеш элементларын (келәмнәр, тәсбихләр) да күрсәтте, тотып карарга да рөхсәт ителде.
Күбесе өчен бу чара – мәчеткә беренче тапкыр бару иде.
Киләчәктә мондый экскурсияләрне даими уздыру, шулай ук инвалидлыкның башка формалары булган кешеләр өчен программаны киңәйтү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Исток-Башлангыч».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев