Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Милләтләр кроссы”: иң яшь катнашучыга – 6 яшь, иң өлкәненә – 71 (+фотолар)

Көн болытлы, бераз яңгыр сибәләп торуга карамастан, бүген Лениногорскида “Яшьлек” паркы гөрләп торды, биредә “Милләтләр кроссы” узды.

 


Массакүләм узышка 500 йөгерешче килде. Мәктәп укучылары өчен йөгерү аерым, стадионда уздырылды. “Яшьлек” паркында исә уку йортлары студентлары, предприятие-оешма хезмәткәрләре һәм ветераннар йөгереше үтте.

“Милләтләр кроссы”нда иң яшь катнашучы ул – Инсаф Халиков иде. Инсаф әтисе Ленар Халиков белән 1500 метр арага йөгерде. “Әти, минем дә йөгерәсем килә дип, үзе теләк белдерде. Ике әйләнешне дә йөгерде. Дистанцияне җәяү генә үтәрсен, бәлки дим. Юк, йөгерәм, ди. Без гаиләдә спорт белән дус. Йөгерәбез, сикерәбез”, - дип сөйли Ленар Халиков. 

Ул үзе 10нчы мәктәптә информатика укыта. Инсаф исә 32нче балалар бакчасына йөри. Инсафка тантаналы рәвештә Кубок һәм диплом тапшырдылар.

Студентлар йөгерештә актив катнашты. Кызлар арасында беренче урынны  Камилла Мадишина алды. Ул Лениногорскидагы 2нче мәктәпне тәмамлап, Казанга “Олимпия резервы” училищесына беренче курска укырга кергән. “Ялга өйгә кайттым. Тренерым Марина Задорожная кросста катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булдым. Мин монда 1нче спорт мәктәбендә 7 ел дәвамында җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Киләчәктә дә язмышымны спорт белән бәйләргә телим. Югары күрсәткечләргә ирешәсем килә”, - ди Камилла.

Кросста катнашучы йөгерешчеләр арасында җиңүче һәм призлы урын алучыларны Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туриз идарәсе җитәкчесе Марс Хасанов котлады.
Шулай ук йөгерештә өлкән яшьтәгеләр дә үз көчләрен сынап карады, 71 яшьлек Хәлил Ибраһимов һәр спорт чарасында катнаша. Ул иң өлкән катнашучы иде. Кышын чаңгыда йөри, җәен йөгерә, скандинав йөрешен дә үз итә. 

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев